12 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Автобелгеч сыйфатсыз бензинны тану ысуллары турында сөйләде
Автомобиль хуҗалары ягулыкның сыйфатын визуаль яки ис буенча билгели алмыйлар. Нормадан тайпылышларны еш кына двигатель югары йөкләнешләр һәм характерлы металл яңгырау белән эшли башлагач кына тоеп була. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт, «За рулем» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков хәбәр итте.
-
Яңалыклар
«Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлары сәнәгатьтә хатын-кызларга хезмәт шартлары турында сөйләштеләр
Сәнәгатьтә эшләүче хатын-кызлар өчен уңайлы хезмәт шартлары тудыру, шулай ук хезмәт традицияләрен саклау мәсьәләләре бүген «Нәфис Косметикс»та узган «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе утырышының төп темасы булды.
-
МӨҺИМ
Татарстан башкаласында тәүге тапкыр БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы уза
Беренче, әмма төерле түгел. Татарстан башкаласында 10–13 ноябрьдә тәүге тапкыр БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы уза. Дүрт көн дәвамында анда 50 меңләп кеше катнаша. Форумның эшлекле программасына 140 ка якын чара кертелгән. Ул киләчәктә Россиядә ел саен үткәрелә торган төп төзелеш вакыйгаларының берсенә әверелергә дә мөмкин.
-
Яңалыклар
«Әл-Азан 2026» Бөтенроссия татар азаны фестиваленең финалы Урта Әләзән авылында узачак
Быел фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда авыр җинаятьләр саны кимегән
Быелның ун аенда Татарстанда җәмәгать урыннарында 8 мең 500 җинаять кылынган. Шуларның 77 проценты кибетләрдән әйбер урлауларга туры килә. Шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр – 15, үтерү очраклары 44 процентка кимегән. Урамда кылынган җинаятьләр саны 2600гә җиткән. Бу хакта бүген Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында журналистлар белән очрашуда сөйләделәр.
-
Җәмгыять
Эш остадан курка
Бер ел элек «Нефтехим» предприятиесендә беренче тапкыр «Ел остасы» һөнәри осталык конкурсы үткәрелде. Уңышлы тәҗрибә дәвамлы булырга охшап тора. 2026 елда чара СИБУРның дүрт сәнәгать мәйданчыгыннан катнашучыларны берләштерде.
-
Яңалыклар
Белгеч Татарстанда торак сатуның артуын гаилә ипотекасындагы үзгәрешләр белән бәйләде
Татарстанда сентябрь аенда күчемсез милек операцияләренең артуы гаилә ипотекасы шартларының үзгәрүе һәм эш сезонының башлануы белән дә бәйле. Бу хакта күчемсез милек өлкәсендәге белгеч Александр Столяров хәбәр итте, дип яза «Татарстан 24».
-
Яңалыклар
Казан егете Шанхайга дүрт айлык велосипед сәяхәтен тәмамлады
Спорт психологы Александр Локалов 128 көндә 9 283 км юл узган. Ул Россия, Казахстан, Монголия һәм Кытай аша үткән.
-
Яңалыклар
Россиядә Яңа ел бүләкләренә чит ил конфетларын кертмәскә тәкъдим иттеләр
Федераль иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш проекты җитәкчесе Виталий Бородин «Абзац» басмасына биргән интервьюсында Яңа ел бүләкләренә чит ил конфетларын кертмәскә кирәк, дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Сәламәтлек
Тамак авыртса: укучы киңәше
-
Яңалыклар
ГАИ, көчле буран көтелү сәбәпле, йөртүчеләрне юлларда сак булырга чакырды
Синоптиклар фаразына караганда, Татарстанда 12 һәм 13 ноябрьдә көчле буран һәм томан көтелә. Юлларда карт көртләре, бозлавык булырга мөмкин.
-
Интервью
Ләбиб Лерон: «Тормыш матур барса, кызык булмас иде»
-
Яңалыклар
Татарстаннан 83 яшьлек әби Мәскәүдә мошенник курьерына 700 мең сум акчасын биреп кайткан
Чистайда аферистлар 83 яшьлек әбинең 1 700 000 сум акчасын кулга төшергән. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.
-
МӨҺИМ
Ил буйлап гриппның яңа штаммы атлый: быел аннан ни көтәргә?
Ил буйлап гриппның яңа штаммы атлый. Һәм безнең аңа каршы иммунитет юк! Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе сезонлы күтәрелеш алдыннан нәрсә турында кисәтә? Быелгы грипп чорыннан ни көтәргә? Балаларга нәрсә яный?
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Владимир Васильев һәм Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары – Контроль комитеты рәисе Олег Морозов һәм Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Айдар Метшин белән очрашты. Очрашу Дәүләт Думасында узды, дип хәбәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.